Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә театры Дагыстан театр фестивалендә катнаша
Театр «Ана күңеле... далада» («Дуськина дача») трагикомедиясен тәкъдим итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Әтнә театры Дагыстан республикасы башкаласы Махачкалада II Халыкара милли театрлар фестивалендә катнаша. Коллектив иртәгә юлга кузгала.
«29 сентябрьдә театр Горький исемендәге Рус драма театры сәхнәсендә — „Ана күңеле… далада“ („Дуськина дача“) трагикомедиясен тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Пьеса авторы — Альбина Гомәрова. Спектакльнең режиссеры — Рамил Фазлыев.
- Фестивальдә Абхазия, Мордовия, Казахстан, Дагыстан, Ингушетия, Карачаево-Черкессия, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания кебек ил һәм республикалардан милли театрлар катнаша.
- Әтнә театры әлеге фестивальдә 2019 елда «Югалган көн» спектакле белән катнашып, «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы ир-ат роле» (Таһир Габидуллин) номинацияләрендә лауреат булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз