news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрне казахча биергә өйрәтәчәкләр

Казахларның Татарстандагы милли-мәдәни автономиясе активисты Карина Кабдуллина мастер-класс үткәрәчәк.

Татарстанда яшәүчеләрне казахча биергә өйрәтәчәкләр
ТР Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 29 сентябрьдә Казахларның Татарстандагы милли-мәдәни автономиясе активисты Карина Кабдуллина казах халык биюләре буенча мастер-класс үткәрәчәк. Дәресләр Татарстан халыклары Дуслык йортының «Инстаграм» аккаунтында һәм «Вконтакте» битендә трансляцияләнәчәк.

Туры эфирдан соң да видеоны карап булачак. Мастер-класс 15.30 сәгатькә планлаштырылган.

Алдан Татарстан халыклары Дуслык йортында «КавказSTYLE» бию коллективы җитәкчесе һәм хореографы Сираж Джавадбеков чечен биюләре буенча мастер-класс үткәргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100