news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Ленин һәйкәле астыннан киләчәк буынга юлланган мөрәҗәгатьне тапканнар

Капсула 2000 елда ачылырга тиеш булган.

Кукмарада Ленин һәйкәле астыннан киләчәк буынга юлланган мөрәҗәгатьне тапканнар
Эльвира Мөбарәкшина

(Кукмара, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмарада Ленин һәйкәле астыннан киләчәк буыннарга юлланган мөрәҗәгать тапканнар. Юллама салынган капсула районның Туган якны өйрәнү музее фондына тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Кукмара туган якны өйрәнү музее»нда тарихи вакыйга булды: 1980 елда шәһәр үзәгендәге Владимир Ленин һәйкәлен төзегән вакытта киләчәк буыннар өчен дип куеп калдырылган капсула музей фондына тапшырылды.

Әлеге чарага һәйкәл ачылышында капсуланы куюда катнашучылар чакырылган иде. Истәлекле ядкәрне Зур Кукмара авылыннан Нурислам Галиев алып килде.

Капсула 2000 елда ачылырга тиеш булган. Әмма вакыт җиткәч, бу эш башкарылмыйча кала. Быел исә һәйкәлне ремонтлау эшләре башлангач, ул яшерелгән урыныннан табыла.

«Капсулада киләчәк буыннарга мөрәҗәгать язылган кәгазь урнаштырылган. Аны куюда районның коммунистлар партиясе һәм Башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты. Әмма аларның күбесе бүгенге көндә якты дөньяда юк инде. Без әлеге ядкәрнең музей фондына ни дәрәҗәдә кадерле бүләк булуын аңлыйбыз, шуңа күрә бүген бирегә җыйналдык», — диде Гөлсинә Сафина, кырык ел элек булган вакыйгаларны күңелендә яңартып.

«Минем район Мәдәният йортында эшләп йөргән еллар иде бу. Эшче бригадалар табарга, һәйкәл урынын мәрмәр белән түшәргә, диделәр. Аны бер машина кайтардылар да үлчәмнәре буенча аердык… Барлык эшләргә 5 мең сум акча каралган иде. Гильза-капсуланы исә киез итек фабрикасында Гаязов фамилияле токарь ясап бирде. Үзем куйган капсуланы ничә еллардан соң яңадан кулга алу бәхетенә ирештем, Ходай гомер биреп, бу көннәрне күрә алуыма бик сөенәм», — дип искә ала Нурислам абый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100