news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучылары ЮНЕСКО объектлары ясалган халыкара рәсем бәйгесендә җиңеп чыккан

«Бөтендөнья мирасына яшьләр карашы» халыкара конкурсын Словениянең Банск-Штьявница шәһәре муниципалитеты оештыра.

Казан укучылары ЮНЕСКО объектлары ясалган халыкара рәсем бәйгесендә җиңеп чыккан
Автор фотосы

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан укучылары «Бөтендөнья мирасына яшьләр карашы» халыкара балалар рәсемнәре конкурсында җиңеп чыккан. Бу хакта Казан мәдәният идарәсе хәбәр итә.

«Бөтендөнья мирасына яшьләр карашы» халыкара конкурсын Словениянең Банск-Штьявница шәһәре муниципалитеты оештыра. Конкурста катнашырга ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән объектлар булган шәһәр балалары чакырыла.

Быел оештыручылар шундый 13 шәһәрдән 397 эш кабул итеп алган. Рәсемнәрдә ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кергән объектлар һәм шул объект урнашкан шәһәр сурәтләнгән.

10-12 яшьлекләр арасында II урынны Казанның 3 нче Балалар сынлы сәнгать мәктәбе укучысы Айгөл Әхмәтҗанова, III урынны Казанның 10 нчы Балалар сынлы сәнгать мәктәбе укучысы Аделина Балашова һәм Алия Морзахановалар алган.

13-15 яшьлекләр арасында II урында Казанның 1 нче Балалар сынлы сәнгать мәктәбе укучысы Сәлимә Аскарова алган. Шул ук мәктәптән Әминә Сабитовская һәм Мәликә Габдуллина рәсеме дә жюри тарафыннан билгеләп үтелгән. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100