news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальдә башкортстанлылар да катнашты

Җиңүчеләр исә 25 октябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә чыгыш ясаячак.

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальдә башкортстанлылар да катнашты
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Рузилә Хәсәнова). Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды. Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары белән рәттән, Башкортстаннан да сәнгать сөючеләр үз көчләрен җыр, бию, нәфис сүз юнәлешләре буенча сынады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләп, уңышлар теләде.

Чыгыш ясаучыларга бәяне мәртәбәле жюри бирде. Аның рәисе булып, Әлфия апаның кызы, Әлфия Авзалова иҗаты фонды җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова тора.

Ул бәйгедә катнашучыларның, яшьләр арасында да әнисенең иҗаты белән кызыксынучыларның күп булуына сөенүен белдерде.

Әлеге турдан узганнарга 23 октябрь көнне Казанда икенче турда үз көчләрен сынау мөмкинлеге бирелде. Җиңүчеләр исә 25 октябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә чыгыш ясаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100