Рөстәм Миңнеханов: Милли операның зур уңышка ирешүе белән горурланабыз

Кичә Татарстан Президенты "Сөембикә" милли операсының дөньякүләм премьерасында булды.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан республикада "Сөембикә" милли операсы иҗат ителү белән горурлана ала, дип белдергән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов опера премьерасын караганнан соң. Бу хакта Президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

“Сөембикә" операсы премьерасы – безнең өчен бик әһәмиятле вакыйга. Без - профессионалларыбыз, белгечләребез оештырган милли операбызның шундый уңышларга ирешүе белән горурланабыз. Опера тамашага бай һәм тарихыбыз белән сугарылган. Без тарихыбызны белергә тиеш. Премьера лаеклы дәрәҗәдә узды. Татарстан шундый продукт барлыкка килүе белән горурлана ала. Бу вакыйга, һичшиксез, тарихка кереп калачак!” - дигән Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» хәбәрчеләренә билгеле булганча, премьерадан соң авторларны Татарстан Президенты кабул иткән.

  • Театр заказы буенча эшләнгән спектакльнең куючы режиссеры - Юрий Александров, куючы рәссамы - Виктор Герасименко, костюмнар буенча рәссам - Виктория Хархалуп, балетмейстеры - Давид Авдыш. Спектакльдә төп партияләрне Казан төркеменең әйдәп баручы солистлары, шулай ук чакырылган артистлар башкарды. Куючы дирижеры – Ренат Салаватов.

Моннан тыш, театр фойесында «Сөембикә образы татар рәссамнары эшләрендә» дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде: тамашачылар Баки Урманченың график миниатюрасын, шулай ук хәзерге заман Казан, Чаллы һәм Санкт-Петербург рәссамнары әсәрләрен күрделәр.