“Тет-а-тет” аккордеончылар дуэты хисләр дулкынарында йөзәргә чакыра

Урал музыкантлары казанлылар һәм башкала кунакларының күңел кылларын тибрәтергә вәгъдә итә

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Тет-а-тет” аккордеончылар дуэты 3 октябрьдә Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үзенчәлекле тамаша вәгъдә итә.

Филармониядән алынган мәгълүмат буенча, романтика һәм кичке сәяхәткә хас күңел җилкенүе, сагыну-җирсү һәм янә кабынып киткән хисләр ташкынын Урал консерваториясенең әлеге яшь музыкантлары аккордеон аһәңнәре белән кабыза алуын тәкрарлый. Ә “Voyage” дип аталган концерт программасына “Felichita“, А.Пьяццолланың “Libertango” һәм “АВВА”төркеме репертуарындагы һ.б. иң танылган көйләр эшкәртмәләре, шулай ук Урал композиторы Андрей Бызов “Тет-а-тет” өчен махсус иҗат иткән музыкаль әсәрләр кертелгән (арада “Париж күге астында”, “Челентано – фейерверк” дигән музыкаль фантазияләре мәгълүм һәм алар дуэтның “визит карточкасы” булып тора).

Солистлар Надежда Тимофеева белән Александр Иванов төрле елларда төбәк, Бөтенроссия, Халыкара конкурслар лауреатлары булып җитешкән, дуэт исә 3 ел элек “Ялта-Мәскәү-транзит” Халыкара фестиваленың сайлап алу турында җиңү яулаган.