«Җидегән» клубы җәйге яллардан соң үз эшен башлый

«Җидегән» клубы җәйге яллардан соң үз эшен башлый

(Уфа, 27 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы «Җидегән» татар яшьләре клубы әгъзалары, җәйге яллардан соң тәүге утырышларын үткәреп, үткән чордагы эшкә йомгак ясады һәм алдагы айларга эш планын тикшерде. Татар яшьләре шушы елның азагына кадәр берничә күңелле кичә үткәреп, республикадагы күренекле сәнгать әһелләре белән очрашулар оештырырга, яшьләрнең ялын күңелле итеп уздырырга яңа тәкъдимнәрне карады.

Узган сезонда Башкортстан татар яшьләре, «Җидегән» клубы ярдәме белән, бихисап күп мәдәни чараларга милләт яшьләрен җәлеп итә алды. Клубта милләтебезнең күренекле шәхесләре белән үткәрелгән очрашулар да онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. «Җидегән» клубы әгъзалары үзләренә кунакка Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрының яшь артистларын чакырып үткәргән кичә аеруча нык истә калды.

«Җидегән»дә татар милли оешмалары лидерлары белән оештырылган очрашу да бик файдалы һәм эчтәлекле булган иде. Анда яшьләребез милләт файдасына киләчәктә нинди игелекле эшләр башкарып булуы турында өлкәннәрдән күп кенә киңәш-теләкләр алды.

«Җидегән» татар яшьләре клубы әгъзаларының быелгы сезонда да милләт яшьләрен берләштерергә, башкалада белем алучы талипларның, эшче яшьләрнең ялын күңелле һәм файдалы итеп оештыруга үз өлешен кертәчәгенә шик юк. Моны яшьләрнең уй-ниятләреннән дә ачык аңларга мөмкин.