news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачыла

30 августта тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 30 августта 12.00 сәгатьтә Казанның Зур Кызыл урамындагы 57Б йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага истәлек тактасы ачу тантанасы була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 5 октябрендәге 906нчы боерыгы нигезендә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортка (адресы: Казан, Зур Кызыл урамы, 57Б) истәлек тактасы урнаштыру турында карар кабул ителде.

Язучы Кави Һибәтулла улы Нәҗметдинов (Кави Нәҗми) 1901 елның 15 декабрендә Сембер губернасының (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Курмыш өязе Кызыл Атау авылында туа.

1932 елда ТАССР язучылар оешмасы төзү буенча оештыру комитетында тора. 1934-1937 елларда ТАССР Язучылар берлеген җитәкли. 1937 елда революциягә каршы хәрби фетнә әзерләүдә гаепләнеп репрессияләнә, 1939 елда азат ителә һәм аклана. 1947-1957 елларда – ТАССР Югары Советы депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге казанышлары өчен», «Фидакяр хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1951 елда язучыга «Язгы җилләр» романы өчен СССР Дәүләт премиясе бирелә.

1957 елның 24 мартында Казанда вафат була.

Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова – балалар язучысы һәм тәрҗемәче. 1901 елның 5 апрелендә Троицк шәһәрендә туа.

1914 елда – кызлар өчен рус Александр училищесын, 1919 елда Троицк хатын-кызлар гимназиясен («Дарелмөгаллимат») тәмамлый.

1932 елда аның тәрҗемәсендә совет язучыларының берничә әсәре дөнья күргәннән соң, Сәрвәр Әдһәмова профессиональ әдәби тәрҗемәче булып китә. Павел Бажов, Ванда Василевская, Максим Горький, Петр Павленко, Михаил Пришвин, Александр Пушкин, Лев Толстой, Антон Чехов, Даниель Дефо («Робинзон Крузо»), Джонатан Свифт («Гулливер лилипутлар илендә») һ.б. рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1978 елда Казанда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100