Кариевлылар Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый, егетләрнең әти-әниләрен дә үзләре белән сәфәргә чакыра

Татарстанлылар хезмәт иткән урыннарга мәдәни бүләк белән бару ТР Президенты карары белән башкарыла

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры быелдан Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый башлады.

Бу матур гамәл ТР Президенты карары белән башкарыла. Әлеге чараның чираттагысы 7 сентябрьдә сәгать 11дә Оренбург өлкәсе Тоцк хәрби гарнизонында уздырылачак. Анда Татарстаннан барып хезмәт итүче солдатларга Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә. Бу уңайдан тагын сөенечле вакыйга буласы: уллары белән очрашырга теләүче әти-әниләр дә артистлар белән бара ала. Барырга теләүче әти-әниләр Казандагы Г.Кариев исемендәге театрга түбәндәге телефоннарга мөрәҗәгать итә ала: 554- 11- 76; 554-11- 26.

Г.Кариев исемендәге театрдан шундый игълан алынды.