news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хөкүмәте халык шагыйре Гәрәй Рәхимгә машина бүләк итте

80 яшьлек юбилейга машина ачкычларын Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды.

Татарстан хөкүмәте халык шагыйре Гәрәй Рәхимгә машина бүләк итте
Татарстан Язучылар берлеге

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 80 яше тулу уңаеннан Татарстан хөкүмәте халык шагыйре Гәрәй Рәхимгә машина бүләк итте.

Бүген аңа машина ачкычын Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды, дип хәбәр итте Татарстан Язучылар берлеге.

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзерге көндә Г.Рәхим — Татарстан язучыларының әдәби фонд рәисе, Халыкара әдәби фонд идарәсе әгъзасы.

Гәрәй Рәхим өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итә. Аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, әзәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Г.Рәхим курчак театры өчен язылган «Кәҗә белән Сарык» (Г.Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча) исемле либретто, өч серияле «Борын­гы Болгарны сагыну» исемле тарихи-әдәби киноэпопея сценариесы, Минзәлә һәм Туймазы татар театрларында куелган берничә драма әсәре һәм мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар авторы.

1980 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Гәрәй Рәхим — «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзүдә катнашучы һәм 1992 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар поэзиясе антологиясе» исемле фунда­менталь басманың төзүчесе, шулай ук Мәскәүнең «Советская Энциклопе­дия» нәшриятында басылган «Литературный энциклопедический словарь»ның татар һәм башкорт әдәбияты өлешләренең авторы.

(Татарстан Язучылар берлеге белешмәсе)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100