news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык» балалары Кырымда зур концерт куйды

Кырымда фестиваленең җәйге иҗади сменасы уза.

«Созвездие-Йолдызлык» балалары Кырымда зур концерт куйды
Фестивальнең матбугат үзәге

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале лауреатларының Кырымда традицион концерты узган.

«Кырым Республикасының Саки шәһәрендә урнашкан „Зәңгәр дулкын“ шифаханәсенең балалар сәламәтләндерү лагеренда „Созвездие-Йолдызлык“ эстрада сәнгате фестиваленең җәйге иҗади сменасы уза. Шул уңайдан лагерьда фестивальнең төрле еллардагы лауреатлары катнашында концерт күрсәтелде», — дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Әмма быел дөньядагы катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында Россия Кара диңгез флоты ветераннары, офицерлары һәм матрослары өчен традицион концертлар уза алмаган.

«Сәхнәгә бу юлы көч-хәл белән эләктек: иҗади смена белән без лагерьдан читкә чыгып, Бакчасарайда, Севастопольдә һәм башка урыннарда концертлар бирә идек, ләкин пандемия аркасында бу юлы без андый мөмкинлектән мәхрүм калдык. Шуңа күрә алар смена буена җыйган энергиясен бер концертта чыгарды», — дип каңлаткан фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.

Оештыручылар лагерьда иҗади тормышның шактый бай булуын әйтә. «Йолдызлык» балалары өчен биредә киң программа оештырыла: фильмнар, спорт һәм иҗади чаралар, тематик кичәләр. Программаның белем бирү өлешенә аерым игътибар бирелә.

Балалар өчен мастер-классларны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстан халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Дорога из города» бию театры солистлары, шулай ук узган еллардагы фестиваль хәрәкәте җиңүчеләре — Россия театр сәнгате (ГИТИС) институтын тәмамлаучылар үткәрә.

«Созвездие-Йолдызлык»ның иҗади сменасы бу елның икенче августына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100