news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Таҗетдинов Дуслык Ордены белән бүләкләнде

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов 1961 елдан бирле Камал театрында эшли.

Ренат Таҗетдинов Дуслык Ордены белән бүләкләнде

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Күренекле татар драма артисты Ренат Таҗетдинов Дуслык Ордены белән бүләкләнде. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновны Дуслык Ордены белән бүләкләү хакындагы боерыкка кул куйды. Артист Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык уңышлы хезмәте өчен бүләкләнде». — диелә хәбәрдә.

  • Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 1938 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Чүп­рә­ле ра­йо­ны Ке­че Чын­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Төп роль­ләр баш­ка­ра. Зур тем­пе­ра­мент­ка ия, киң ди­а­па­зон­лы, та­лант­лы ар­тист.
  • Ренат Таҗетдинов — Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССР­ның Дәү­ләт бүләге лау­ре­аты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты,  «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты.
  • 1989 елдан 2011 елга кадәр Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100