news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы спектакльнең репетициясе башланды

Спектакль премьерасы 7-8 июльгә планлаштырылган.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театрында Флорид Бүләковның «Шәйморатов генерал» героик драмасы репетициясе башланды. Спектакль күренекле шәхес — совет хәрби җитәкчесе, Башкортстанның 112нче кавалерия дивизиясе командиры, Россия Герое, генерал-майор Миңлегали Шәйморатов истәлегенә багышлана. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Спектакльне сәхнәгә кую өстендә Туймазы театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев эшли. Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам — Россия Федерациясенең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театр сәнгате өлкәсендә Татарстан Республикасы «Тантана» дәүләт премиясе лауреаты Валерий Яшкулов. Спектакль балетмейстеры — профессиональ режиссер, хореограф, биюче Ярослав Францев. Композитор — Уфаның җырлар авторы Илсаф Вадутов.

Спектакль премьерасы 7-8 июльгә планлаштырылган. Әмма коронавирус инфекциясе сәбәпле, тамашачылар залы буш булачак. Проект «Бөтен Россия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» проекты буенча гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100