Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия кунакханәләрендә эш системасы үзгәрәчәк
Хәзер кунаклар үзләренә азык-төлек салмый, ә алар өчен моны официантлар эшли.
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Төркия кунакханәләрендә "all inclusive" системасына пандемия чорында кертелгән үзгәрешләр аннан соң сакланырга мөмкин, дип белдерде РИА Новостига Бодрум мэры Әхмәт Арас.
"Россиялеләр гадәтләнгән "барысы да кертелгән" системасы буенча хезмәт күрсәтү безнең күпчелек кунакханәләрдә үзгәртелде — хәзер кунаклар үзләренә азык-төлек салмый, ә алар өчен моны официантлар эшли. Система алга таба да шундый ук принцип буенча эшләячәк дип уйлыйм", — диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, кунакханәләр персоналы өчен бу күбрәк вакыт һәм тырышлык таләп итеп, өстәмә кыенлыклар тудырырга мөмкин, әмма гигиена һәм сервис сыйфаты ягыннан уңай яклары да бар, диелә хәбәрдә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз