news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Чечняга театр фестиваленә барачак

II “Федерация” бөтенроссия милли театрлар фестивале Чечня Республикасы башкаласында 12 – 20 сентябрь көннәрендә булыр дип планлаштырыла.

Әтнә театры Чечняга театр фестиваленә барачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры быел үзенең «Фронтовичка» спектакле белән Грозныйга барачак. Бу мәгълүматны театр директоры Ленур Зәйнуллин раслады.

«Безгә Чечняда уза торган „Федерация“ фестиваленнән хат килде. Хатта спектаклебезнең фестиваль программасына кертелүе турында әйтелгән», — диде театр директоры.

Хатта билгеләп үтелгәнчә, «Федерация» бөтенроссия милли театрлар фестиваленең экспертлар советының эшен төгәлләгән. Алар тәкъдим ителгән 54 спектакльне карап чыкканнар. Нәтиҗәдә программага 15 спектакль сайлап алынган.

«Чечня Республикасы таләпләренә туры китереп, спектакльдә кыскартулар яки яшерүләр булырга мөмкин. Әйтик, төп героиня тарта иде, ул тартмаячак. Без режиссер Илсур Казакбаев белән киңәшербез әле. Ул фестивальгә үзе дә барачак, әлбәттә», — диде Ленур Зәйнуллин.

II «Федерация» бөтенроссия милли театрлар фестивале Чечня Республикасы башкаласында 12 — 20 сентябрь көннәрендә булыр дип планлаштырыла. Вазгыятькә карап көннәре үзгәрергә дә мөмкин.

2019 елда әлеге фестивальдә Татарстаннан ике театры — Камал театры һәм Әлмәт театры барган. Бары тик Татарстаннан гына ике спектакль программага кертелгән иде.


Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектакле “Алтын битлек” театрлар фестиваленең “Маска+” фестивалендә катнашты. «Фронтовичка»да төп рольне уйнаган Рәзилә Мөхлисуллинаны «Алтын битлек» экспертлары аерып күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100