news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары Тукай музеенда онлайн экскурсия уздырачак

Экскурсия балаларны халыкара яклау көненә багышлана.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары Тукай музеенда онлайн экскурсия уздырачак
Зилә Хөснетдинова

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 1 июнь 13.00 сәгатьтә, балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары Габдулла Тукай әдәби музеенда онлайн экскурсия оештыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге журналлар мөхәррире Зилә Хөснетдинова хәбәр итте.

«Карантин бетте, ләкин музейда балаларны күпләп каршы ала алмыйлар. Шуңа күрә әлеге экскурсияне „Салават күпере“ һәм „Сабантуй“ журналларының инстаграмдагы битләреннән туры эфир аша карап булачак. Әлеге чара „Йолдызлы экскурсия“ проекты кысаларында үтә», — диде ул.

Зилә Хөснетдинова балаларга үзе уйлап чыгарган экскурсия уздырачагын әйтте. «Ул күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай тормышына, биографиясенә багышланачак. Төп акцент Тукайның мәдрәсәдә укыган еллары, журналист тормышы ничек башланып киткәненә ясалачак. Экскурсия барлык кешегә дә кызыклы булыр дип уйлыйм, чакырып калам», — диде ул.

«Үзебез белән музейга 4 баланы алып килергә рөхсәт бирделәр, шуңа да бу уңайдан конкурс оештырдык. Сайлап алынган балаларга оффлайн экскурсия дә булачак», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100