news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт шагыйре Хисмәтулла Юлдаш: Башкорт татарсыз яши дә алмаячак

Ул Кырлайдагы шигырь бәйрәмендә башкорт халкының Габдулла Тукай иҗатын үз итүен әйтте.

Башкорт шагыйре Хисмәтулла Юлдаш: Башкорт татарсыз яши дә алмаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кичә Кырлайда Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган шигъри митингта күрше республикалардан да шагыйрьләр катнашты. «Башкорт татарсыз яши дә алмаячак, башкорт татарсыз алга бара да алмаячак», — диде башкорт шагыйре, Башкортстанның Сәлам Галимов исемендәге премия лауреаты Хисмәтулла Юлдаш.

«Нәрсә генә эшләп карамасыннар, киресенчә, араларыбызны якынайтырга тырышырга, шул юнәлештә эшләргә тиешбез», — дип мөрәҗәгать итте башкорт шагыйре бәйрәмдә катнашучыларга.

Ул үзенең Тукайны балачактан укып үскәнен әйтте. «Тукайны башкорт үз итә, башка төрки халыклар сыман яратып укый. Мәктәп программаларында да бар Тукай иҗаты», — диде.

Хисмәтулла Юлдаш Тукайның халыкны хезмәткә әйдәгәнен искәртте. «Кем булуыбызга карамастан, гомеребезне балаларыбызга, Тукай кебек халкыбызга багышлыйк. Әгәр балаларыбыз туган телен белеп үссә, димәк, гомеребезне юкка үткәрмәгән булабыз», — дип белдерде Хисмәтулла Юлдаш.

Шагыйрь музейда йөргәндә «Туган тел» шигыренә игътибар иткәнен искәртте. «Тәрҗемәсендә „О, родной язык“ дигән. Ә Тукай бит „И, туган тел“ ди. И балакаем, и сабыем, и әнием дигән кебек олы да, кече күңелле дә булып эндәшә туган телгә», — диде шагыйрь.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та Тукайның телне саклап калырга өндәве иҗатында көчле чагылганын әйтте.

«Телебез — иң матур, иң дәрәҗәле тел. Халкыбыз моның белән хаклы рәвештә горурлана ала, шуңа күрә халкыбызны, телебезне саклыйк. Без татарлар дип яшик әле», — диде һәм 2021 елгы Тукай бүләге лауреатларын игълан итте.

Премиягә быел Г.Камал театры актрисасы Дания Нуруллина, язучы Факил Сафин, рәссам Григорий Эйдинов лаек булды.

Чарада, шулай ук, күрше республикалардан килгән кунаклар — Чуашстанның әдәбият галиме, тәнкыйтьче, публицист Атнер Хузангай, Удмуртиянең халык шагыйре, драматург Вячеслав Ар-Серги катнашты.

Татарстан шагыйрьләреннән халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйрьләре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, шагыйрьләр Газинур Морат, Ләбиб Лерон һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәмне Рузәл Мөхәммәтшин һәм Йолдыз Миңнуллина алып барды. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100