news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы Казанда сентябрьдә булырга мөмкин

Фестивальнең зональ этаплары июньнең икенче өлешендә Буада, Питрәчтә һәм Зеленодольскта булыр дип фаразлана.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы Казанда сентябрьдә булырга мөмкин
архив

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең финал һәм суперфиналы Казанда сентябрь аенда булырга мөмкин. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр эстрада фестиваленең яз көне үткәрелеп өлгермәгән зональ этаплары гомуми үзизоляция чоры тәмамлангач җәйгә үткәрелер дип планлаштырыла.

Фестивальнең зональ этаплары июньнең икенче өлешендә Буада, Питрәчтә һәм Яшел Үзәндә булыр дип фаразлана.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы апрель азагында “Пирамида”да үткәрелүе традициягә кергән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot