news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Юзеев татарометражкаларын интернет аша карарга чакыра

Татарометражкаларның һәр сезоны кыска метражлы өчәр фильмнан тора.

Салават Юзеев татарометражкаларын интернет аша карарга чакыра
"Инновация" студиясе

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинорежиссер Салават Юзеев һәм продюсер Марина Галицкая татарометражкалар карарга чакыра. 1нче һәм 2нче сезон фильмнары интернетка урнаштырылган — теләгән кеше түләүсез кереп карый ала.

Татарометражкалар — «Инновация» студиясе төшергән кыска метражлы фильмнар. Сценарийлар Ркаил Зәйдулла белән берлектә язылган.

Татарометражкаларның һәр сезоны кыска метражлы өчәр фильмнан тора. Аларда Камал театры артистлары Илдус Габдрахманов, Хәлим Җәләй, Мирвәли Габдуллин, Радик Бариев, драматург Илгиз Зәйниев, язучы Айрат Бикбулатов һәм башкалар катнаша.

Авторлар шулай ук «Кукмара егетләре» этнографик фильмны да карау мөмкинлеге тудырганнар.

Карау өчен сылтама — https://vimeo.com/innovationkzn?fbclid=IwAR3H5cWQRZVcHSItqCkh4nA9iCj6IocvqqPc0TMpS24_J3c4nffpbqC3YuM

news_right_1
news_right_2
news_bot