news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

200дән артык түбәнкамалы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьчә иң яхшы укучы исемен алу өчен ярышты

(Түбән Кама, 27 апрель, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада Габдулла Тукайның тууына 123 ел тулуны билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан бөек шагыйрь исемен йөртүче Үзәк шәһәр китапханәсендә сәнгатьчә укучылар конкурсының финалы узды.
Быел анда 200дән артык кеше катнашты. Тукай шигырьләрен сәнгатьчә иң яхшы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Искәртеп узабыз, Түбән Камада бөек татар шагыйренең туган көне алдыннан сәнгатьчә укучылар конкурсы инде 14 ел рәттән үткәрелеп килә һәм анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан–ел арта бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot