Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«МОN» театрының «Морфемалар» спектакле «Тантана» премиясе алды
«Эксперимент» номинациясендә премиягә МОN театрының «Педсовет», «Әкият» курчак театрының «Алиса», Минзәлә театрының «Хәтәр мәҗлес» спектакльләре дә дәгъва итте.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «МОN» театрының «Морфемалар» спектакле «Эксперимент» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә лаек булды.
«Тантана» премиясен тапшыру тантанасында театрга диломны ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимжанов тапшырды.
Премияне MON театраль мәйданчыгы кураторы Йолдыз Миңнуллина кабул итеп алды. «Яшәсен бәйсез театр», - диде ул.
«Эксперимент» номинациясендә премиягә МОN театрының «Педсовет», «Әкият» курчак театрының «Алиса», Минзәлә театрының «Хәтәр мәҗлес» спектакльләре дә дәгъва итте.
«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз