news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театрының «Җил артыннан» драмасы елның иң яхшы спектакле дип табылды

«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Әлмәт театрының «Җил артыннан» драмасы елның иң яхшы спектакле дип табылды
Әлмәт театрының матбугат үзәге

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының «Жил артыннан» спектакле «Зур формалы иң яхшы спектакль» дип табылды.

Театрга дипломны ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов тапшырды.

Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов «Казанда гына кайнамыйча» башка театрларны ешрак карарга чакырды.

Әлеге номинациядә премиягә Казан ТЮЗының «Иваново детство», «Әкият» курчак театрының «Misterioso con anima» спектакле, «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле, Тинчурин театрының «Ядәч! Исемдә!» спектакльләре дә дәгъва итте.

«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100