news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры актеры Айрат Мифтахов «Тантана» премиясенә ия булды

«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясе Әлмәт театры артисты Айрат Мифтаховка тапшырылды.

Айрат Мифтахов премиягә «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен лаек булды. Актерга диплом Чаллы театры сәхнәсеннән тапшырылды.

"Әнием, җаным, бәгърем, мин җиндем», диде актер сәхнәдән. Ул театр җитәкчеләренә һәм коллегаларына рәхмәтләрен әйтте.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә республиканың театраль премиясенә Чаллы курчак театрыннан Егор Митрофанов, Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов һәм Минзәлә театрыннан Рөстәм Зиннуров та дәгъва иттеләр.

Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендә Гаяз Исхакый әсәре буенча Айдар Җаббаров куйды. Әлеге спектакль «Иң яхшы спектакль» номинациясенә дә дәгъва итә.

«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot