news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Сираҗиев исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле

Дамир Сираҗиев исемендәге премия татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән һәм әдәбият, театр сәнгате һәм кино сәнгате өлкәсендә зур танылу алган шәхесләргә бирелә.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясенең яңа лауреатлары «Тантана» республика театр премиясе тапшырулы уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә билгеле булды.

Премия «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, «Мастеровые» театрының баш рәссамы Елена Сорочайкина һәм Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдиновага тапшырылды.

Илгиз Зәйниев өчен премияне шагыйрә Резидә Зәйниева кабул итеп алды

Дамир Сираҗиев исемендәге премияне Ләйлә Фазлыева һәм Ирада Әюпова тапшырды.

  • Дамир Сираҗиев исемендәге премия татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән һәм әдәбият, театр сәнгате һәм кино сәнгате өлкәсендә зур танылу алган шәхесләргә бирелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100