news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сөләйманов музыкаль спектакльдә иң яхшы роль башкаручы дип танылды

Җырчыга «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә театр премиясен ковид госпиталендә эшләүче табиб Булат Әкбәров тапшырды.

 Айдар Сөләйманов музыкаль спектакльдә иң яхшы роль башкаручы дип танылды
Рамил Гали/архив

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов «Алтын Казан» мюзиклында Нукер партиясе өчен «Тантана» премиясенә ия булды.

Җырчыга «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә театр премиясен ковид госпиталендә эшләүче табиб Булат Әкбәров тапшырды. 

«Бу — Эльмир Низамов, Ренат Харис һәм барлык колегаларым җиңүе», — диде Айдар Сөләйманов.

Әлене номинациягә «Пантера» камера балетыннан Дамир Булатов, Булат Шәрифҗанов, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрынннан «Алтын Казан» мюзиклы өчен Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина дәгъва итә иде.

Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында куелды. Либретто авторы — Ренат Харис.

Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Театрлар соравы буенча «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot