news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты театр һәм музейларның онлайн-проектларын хуплады

Карантин көннәрендә өйдә утырырга мәҗбүр булган кешеләргә Татарстанның мәдәният оешмалары интернет аша төрле иҗади программалар карарга тәкъдим итә.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын хуплады. Бу хакта ул үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

«Театрлар һәм музейлар да онлайн эшли. Өйдә күңелсез булмаячак», — дип язды республика җитәкчесе.

Карантин чорында Татарстан артистлары онлайн-чаралар үткәрү инициативасын тәкъдим иткән иде. Шулай итеп, алар бөтен дөнья буенча үз иҗатларына игътибарлы тамашачыларны сөендерергә һәм республика халкына ярдәм итәргә тели.

Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачты. Онлайн-фатир ярты миллион тамашачыны җыйды.

Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды. Шулай итеп, Казанның В.Качалов театры экскурсияләр һәм репетицияләрне карарга тәкъдим иткән «Качалов Online» проектын башлап җибәрде.

Мәдәни чаралар афишасы Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100