news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халык шагыйре Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнә

Роберт Миңнуллинны 28 мартта Галиәсгар Камал театры яныннан соңгы юлга озатачаклар.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Роберт Миңнуллин Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнәчәк. Бүген халык шагыйре вафаты сәбәпле ТР Дәүләт Советында җыелган утырышта озату мәсьәләләре каралган.

Роберт Миңнуллин иртәгә соңгы юлга Галиәсгар Камал театры яныннан озатыла: аның җәсәде иртәнге сәгать 9да театр каршындагы мәйданга китереләчәк. Хушлашу мәрасименең рәсми өлеше 9.30 сәгатькә билгеләнгән.

Халык шагыйренең вафаты бүген иртән билгеле булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot