news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт филармониясе тамашачыларны виртуаль концерт залына чакыра

Концертларны «Виртуаль концерт залы» бүлегендә карарга була.

Татар дәүләт филармониясе тамашачыларны виртуаль концерт залына чакыра
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт эшчәнлеген вакытлыча туктатты. Шул сәбәпле, элеккечә югары сәнгать белән ләззәтләнергә чакыра һәм концертларның архив видеоязмаларын тәкъдим итә һәм үз коллективларының чыгышларын турыдан-туры трансляцияли. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертларны филармония сайтының «Виртуаль концерт залы» бүлегендә карарга була.

Концертларның видеоязмасы 1 көнгә урнаштырылачак. Аларны теләсә кайсы интернет-браузердан карап булачак. Карау өчен махсус теркәлү таләп ителми, пауза, тавышны көйләү, тулы экранлы режим, вакыт буенча өзекләр сайлау мөмкинлеге бар. Концертлар 11.00 сәгатьтә башлана.

Татар филармониясе архивыннан концертларның видеоязмаларын трансляцияләү графигы:

27.03.2020 Төрки дөнья сәнгать осталары концерты. «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивале.

01.04.2020 СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт. «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивале (2011).

10.04.2020 Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Айдар Фәйзрахмановның Юбилей концерты.

11.04.2020 «Гәрәбә» Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбле концерты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100