news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты

«Безнең республика лаеклы улларының берсен югалтты», — диелә Татарстан Президенты юллаган телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафаты сәбәпле, аның хәләл җефете Клара ханымга кайгы уртаклашып, телеграмма җибәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең республика лаеклы улларының берсен — халыкның яраткан шагыйрен, актив депутат, үткер сүзле публицист, татар телевидениесе, «Яшь ленинчы» һәм «Сабантуй» газеталарының талантлы редакторын югалтты.

Роберт Мөгаллимовичның ялкынлы шигърияте, чәчмә әсәрләре халкыбызның әдәби хәзинәсендә лаеклы урын алды. Ул татарның йөрәкләрен яндырды, күңелләрне үстерде, күркәм эш-гамәлләргә җилкендерде. Аның яктылык, шатлык, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укып ничәмә-ничә буын балалар үсте.

Мондый югалтуны кабул итү бик авыр, кайтару мөмкин түгел. Гаиләгез белән бу авыр кайгыгызны ихлас күңелдән уртаклашам. Мәрхүмнең караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын», — диелә телеграммада.

Татарстанның халык шагыйре озак вакытка сузылган авырудан соң бүген вафат булды. Аны иртәгә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләячәкләр.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100