420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). 27 мартта Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат булуын белгәч, Равил хәзрәт Гайнетдин татар халкының кайгысын уртаклашты. Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең мөрәҗәгате нәзарәтнең рәсми сайтында урнаштырылган.
«Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән күренекле әдипнең якыннары һәм барча татар халкының тирән кайгысын уртаклашам. Татар әдәбияты һәм гомумән Россия мәдәнияте зур югалту кичерде. Барча адәмнәр Аллаһыдан вә Аңа кайтачак. Мөгаллим улы Робертның рухы Раббыбызның киң рәхмәтенә, гөнаһларын ярлыкавына ия булсын дия догада торам», — диелә кайгынамәдә.