news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Əкият» курчак театрының сигез артисты «Тантана» премиясенә лаек булды

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара.

«Əкият» курчак театрының сигез артисты «Тантана» премиясенә лаек булды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Əкият» Татар дəүлəт курчак театрының «Əлфия» спектаклендə Əлфия роле өчен татар труппасының сигез артисты «Тантана» премиясенә лаек булды.

«Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендə Рəмзия Фəйзуллина, Милəүшə Фəйзрахманова, Лəйсəн Миннахметова, Рүзилə Нуриева, Юрий Чуктиев, Альбина Шагалиева, Гөлнур Габдрахманова, Фəнзилə Сабировалар бүләкләнде.

Курчак театрының «Əлфия» спектакле Әлфия Авзалова истәлегенә багышлана. Бу Илгиз Зәйниевның «Əкият» Татар дəүлəт курчак театрына килгәч чыгарган беренче спектакле иде.

Камал театрының ютуб-канадында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара.

«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100