news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Тантана” республика театр премиясенең “Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә Дания Нуруллина җиңде

Шуңа тиңдәш “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә лауреат - Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрының яшь артисты Разил Фәхертдинов

 (Казан, 27 март, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген, Халыкара театр көнендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бишенче ел рәттән тапшырыла торган “Тантана” (“Триумф”) республика театраль премиясенең иң мәртәбелеләрдән саналган “Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә җиңүче итеп, Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектаклендә карчык роле өчен, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина танылды. Лауреатның сәхнәгә чыгуын бөтен зал аягүрә басып алкышлады. Җиңүче чарада катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. “Әлбәттә, иң зур рәхмәтләрем – тамашачыларыбызга. Алар булмаса, без мондый премияләргә тәкъдим ителмәс идек”, – диде ул. Дания Нуруллина шулай ук үзенә шундый матур роль биргәне өчен әлеге спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Радик Бариевка да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шуңа тиңдәш “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә исә лауреат исеменә Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрының яшь артисты Разил Фәхертдинов лаек булды. Премия аңа Карло Гольдониның "Ике хуҗаның хезмәтчесе" спектаклендә Труффальдино ролен башкарганы өчен тапшырылды. Җиңүче шатлык яшьләрен яшерә алмады һәм үзенең чыгышында гаиләсенә, хезмәттәшләренә, театр җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Ул сәхнә осталыгына өйрәткән беренче укытучылары – Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәевкаә бурычлы булуын билгеләп узды. Разил Фәхертдинов республиканың һәр артистына бу премиягә лаек булырга насыйп булсын иде, дигән теләген җиткерде.

Тамаша лауреатларын республикабызның күренекле әдәбият әһелләре, театр белгечләре игълан итте. Алар арасында Равил Фәйзуллин, Лилия Газизова, Ркаил Зәйдулла, Нияз Игъламов, Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех, Денис Осокин һ.б. бар иде. Кичәне танылган җырчылар Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов һ.бның чыгышлары тагын да ямьләндерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100