news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларның «Өмет» халык театры юбилей уңаеннан Туфан Миңнуллин пьесасын куйды

Быел театрының оешуына 10 ел тулды.

Укытучыларның «Өмет» халык театры юбилей уңаеннан Туфан Миңнуллин пьесасын куйды
Солтан Исхаков

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Казанның «Өмет» халык театрында укытучылар уйный. Алар быел театрның уньеллыгы уңаеннан Туфан Миңнуллинның «Кырларым-тугайларым» спектаклен куйды.

Премьера 26 февраль кичендә Казанның Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда узды. Спектакльне укытучыларның хезмәттәшләре, укучыларның ата-аналары карарга килгән иде.

«Өмет» театры 2012 елда «Мәдәниятара милли ресурс үзәге булдыру һәм үстерү» проектын тормышка ашыру кысаларында, Казанның Совет районындагы Лицей — инжинерлык үзәгендә оеша. 2015 елда аңа «халык театры» исеме бирелә. Коллективта даими рәвештә лицейның 14 укытучысы һәм хезмәткәре катнаша.

Уньеллык юбилей уңаеннан премьерага чакырылган кунаклар арасында Туфан Миңнуллинның кызы — Әлфия Миңнуллина-Юнысова да бар иде. Ул «Өмет» театры иҗаты белән таныш булуын, алар ун ел элек оешканда да Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасын уйнаганын искә алды. Бу юлы да ул: «Спектакльдә катнашкан укытучыларның уены зур игътибарга лаек, тамашачы буларак күптән шушындый тормышчан татарча спектакль караган юк иде», — дип югары бәяләде.

«Әтинең „Кырларым-тугайларым“ пьесасы узган гасырның 70нче елларында язылган әсәр. Анда ул чорга хас колхозлар да, парторглар темасы да бар. Әмма „Өмет“ коллективы куелышында пьеса заманча яңгыраш алган, чөнки үз эшеңә тугрылык, туган җиргә мәхәббәт, саф хисләр кебек мәңгелек кыйммәтләр беркайчан да искерми. Укытучылар театр сәнгате аша яшь буынны тәрбияли», — дип фикерләре белән уртаклашты Әлфия Миңнуллина-Юнысова.

Кунаклардан ТР Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина һәм Альберт Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова «Өмет» театрына татар халык мәдәниятен танытуга өлеш кертүе, Туфан Миңнулин иҗаты мөрәҗәгать итүе өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Алар иҗади коллективны туплап торган лицей директоры Венера Хәйретдинова һәм режиссерлары Раил Мөхетдиновның хезмәтен дә билгеләп үтте.

«Өмет» театры коллективы даими рәвештә «Идел-йорт» Төбәкара театр коллективлары бәйгесендә, күп кенә халыкара һәм төбәк фестиваль һәм бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар ала. Аның репертуарында Кәрим Тинчурин, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин кебек танылган татар язучыларының әсәрләре бар.

Коллектив Татарстан буенча гастрольләргә йөри. Чит илләрдә дә татар диаспоралары алдында чыгыш ясый. Мәсәлән, 2017 елда Европа илләрендә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» спектаклен күрсәтте, ә 2019 елда Кырымда уйнады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100