news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры үзешчән иҗат коллективларына осталык дәресләре бирә

Әтнә дәүләт театрына килеп, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарының 83 үзешчән коллективыннан 102 кеше актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар ала.

Әтнә театры үзешчән иҗат коллективларына осталык дәресләре бирә

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә татар дәүләт драма театры халык театры коллективларына осталык дәресләре бирә.

«Бүген бездә „Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре“ дип аталган иҗат лабораториясе бара», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Әтнә дәүләт театрына килеп, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарының 83 үзешчән коллективыннан 102 кеше актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар ала.

Үзешчән коллективларга остазлык дәресләрен Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре — Земфира Ибәтова, Азат Зарипов; танылган хореограф Нурбәк Батулла, композитор Марат Әхмәтшин, театр рәссамы Илшат Вилданов, ут буенча рәссам Илшат Сәяхов, театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев алып бара

news_right_1
news_right_2
news_bot