news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камага Кырым татар театры гастрольләр белән киләчәк

Тамашада заманча техник чаралар, мультимедиа экраны кулланылуы да мәгълүм.

Түбән Камага Кырым татар театры гастрольләр белән киләчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). 31 мартта Түбән Камада Кырымның «Алтын бишек» театры артистлары тамаша күрсәтәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бер спектакльдә гаҗәеп рәвештә Вильям Шекспир һәм Проспер Мериме, Жорж Бизе һәм Леонард Бернстайн геройлары тәкъдим ителәчәк», дип хәбәр итә оештыручылар.

Шулай ук тамашада заманча техник чаралар, мультимедиа экраны кулланылуы да мәгълүм.

Сәхнәдә Нью-Йорк, Мәскәү, Вашингтон, Рим, Эдинбург, Истанбул, Киев, Ташкент, Казан, Брест, Бохара, Гданьск, Астана, Бакуда һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясаган Кырым татар артистлары чыгыш ясаячак.


news_right_1
news_right_2
news_bot