news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида беренче тапкыр шигърият бәйрәме үткәрделәр

Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Мансур Вәли-Баржалы, Сания Әхмәтҗанова һәм башкалар әсәрләре белән беррәттән XlV гасырда иҗат иткән Котб иҗатыннан өзекләр укыдылар.

Омскида беренче тапкыр шигърият бәйрәме үткәрделәр
tatar-congress.org

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). 21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан, Омскиның Үзәк шәһәр китапханәсендә әдәби марафон үткәрелде. Мондый чара себер шәһәрендә беренче мәртәбә оештырылды. Анда татар, казакъ, рус, алман, украин, белорус милләтләре оешмалары катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Марафон шәһәр күләмендә оештырылган иде. Татар теленең яңгырашын, матурлыгын шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче «Ак калфак» оешмасы ханымнары ишеттерде. Әлеге марафонда ак калфаклылар халкыбызның төрле чорларда иҗат иткән әдипләрен искә алды.

Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим (Григорий Радионов), Мансур Вәли-Баржалы, Сания Әхмәтҗанова һәм башкалар әсәрләре белән беррәттән XlV гасырда иҗат иткән Котб иҗатыннан өзекләр укыдылар. Һәм, әлбәттә, залда утырган төрле милләтләр вәкилләренә рус телендә аңлатмалар бирделәр.

«Марафонда укыласы әсәрләрне аеруча җентекләп сайлап алдык, классиклар да керде, төрле елларда язылган әсәрләрдән өзекләр укылды, иң борынгы — 1342 елдан алып (Котб) бүгенге көндә, күптән түгел генә яза башлаган Гөлүсә Шаһбан шигырьләрен дә әзерләдек», — диде «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова.

Ханымнар үзләре, марафонда катнашу — безнең өчен татар телебезне шомартырга, үзебез өчен кайбер әдипләребезне кабат искә төшерергә, аларны укып хозурланырга, башка милләт кешеләрен дә таныштырырга мөмкинлек булды, диләр.

Китапханә җитәкчелеге катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, сертификатлар тапшырды. Марафонда катнашучы татарларның актив һәм күп булуларын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100