news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Залесный мәдәният үзәге татар чарасына башкорт телендә язылган игъланга аңлатма бирде

Мәдәният үзәге җитәкчесе ул хәлнең ялгыш килеп чыгуын аңлатты.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Залесный мәдәният үзәгенең Instagram сәхифәсендә «Беренче театр» татар театр түгәрәгенең эшчәнлеге башланачагы турында игълан куелган. Мәдәният үзәге җитәкчесе игъланда татар хәрефләре белән бергә башкорт әлифбасы да кулланылуга аңлатма бирде.

«Постларны үзем дә, кызлар да яза. Соңгысын үзем яздым. Мин үзем Казанныкы. Бары тик телефонда кириллица белән бергә башкорт алфавиты куелган һәм язма үзе шулай килеп чыккан. Без ул әйбергә игътибар да итмәдек», — дип сөйләде ул.

Җитәкче үзенең башкорт телен өйрәнүен әйтте. «Мәдәният үзәгендә Башкорт фольклор җыр театры эшләп килә, шуңа күрә башкорт телен өйрәнәм», — ди ул.

Залесный мәдәният үзәгендә 2019 елдан Башкорт фольклор җыр театры эшләп килә, ә быелдан татар театры түгәрәге эшли башлый. Мәдәният үзәге җитәкчесе, башкортлар иҗатын күрсәтеп, төрле конкурсларда катнашуларын да ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100