420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Минзәлә районы Тауасты Байлар мәдәният йортында эшләп килүче «Нур» театр коллективы Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар» спектаклен Минзәлә мәдәният сараенда халыкка тәкъдим итте.
Театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуының 100 еллыгына багышлап сәхнәләштерелде.
Беренче ролен башкаручы гимназия укучысы Лилия Галимҗанованың сәхнәдә басып торуы яшьләребез арасында туган телебезнең югалмый саклануын дәлилли.
22 гыйнвар көнне «Нур» халык театры Тукай районы Күзкәй мәдәният йортында әлеге спектакль белән чыгыш ясады. Чара тәҗрибә уртаклашу максаты белән оештырылды. Тамашачы спектакльне яратып кабул итте, рольләрне башкаручыларны чәчәкләргә күмде.