news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мисс Россия» конкурсында Татарстан данын татар милли киемендә яклаячаклар

«Мисс Татарстан-2020» конкурсы җиңүчеләре «Мисс Россия» конкурсында катнашырга әзерләнә.

«Мисс Россия» конкурсында Татарстан данын татар милли киемендә яклаячаклар
Рамил Гали

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Мисс Татарстан-2020» конкурсы җиңүчеләре «Мисс Россия» конкурсында Татарстан данын татар милли киемендә яклаячаклар. Бу хакта ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Изольда Сахарова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Костюмнар милли стильдә булачак, шуңа акцент ясарбыз. Без ул костюмнарны озак, уйлап эшлибез. Шуның белән берлектә мөмкин булган бөтен чаралар белән дә милли традицияләрне сакларга, үстерергә тырышабыз», — диде «Мисс Татарстан-2020» оешмасы президенты Изольда Сахарова.

«Россия һәм, гомумән, дөньякүләм конкурсларда Татарстан кызлары чыгыш ясаганда без һәрвакыт игътибар үзәгенә татар мәдәниятен алып эш итәбез. Кызларның талантлар конкурсында да татар мәдәниятен чагылдырган чыгышлар әзерләргә тырышабыз, татар милли киемен күрсәтәсебез килә. Бу — безнең регионыбыз, республикабызның үзенчәлеге», — дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100