news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында халык кәсепчелеге остаханәләре барлыкка килүе ихтимал

Мәдәният министры халык һөнәрчелеге юнәлешендә 450 дән артык эшмәкәр рәсми статуссыз эшләгәнен, үзләрен халык эшмәнмәләре осталары итеп күрсәтмәгәнен әйтте.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан районнарында халык һөнәрчелеге остаханәләре ачылырга мөмкин.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Дәүләт Советы утырышында «Татарстанда халык сәнгать эшләнмәләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү турында» докладын тәкъдим итте. «Татарстан район-шәһәрләрендә ташламалы шартларда халык кәсепчелеге остаханәләрен ачу, һөнәрчелек эшләнмәләрен сату өчен республика галереясен оештыру турында уйлыйбыз», — диде министр.

Ул сәнгать эшләнмәләренә интеллектуаль милекнең норматив базасын булдыру кирәклеген әйтте. «Кече һәм урта эшмәкәрлек рәсми реестры буенча, Татарстанда халык кәсепчелек эшләнмәләре җитештерүче бары тик 42 субъект икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр буларак рәсми рәвештә теркәлгән. 450 дән артык эшмәкәр рәсми статуссыз эшли, үзләрен халык эшмәнмәләре осталары итеп күрсәтми», — диде Әюпова.

Ул халык кәсепчелеге өлкәсендә республика һәм федераль дәрәҗәләрдә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү кирәклеген искәртте. Шулай ук, дәүләт ярдәме мөһимлеген билгеләп узды. 2021 елдан «Ел һөнәрчесе» бәйгесе үткәрелә башлаганын әйтте. «22 оста 20 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр премия алды. Әллә ни зур акчалар булмаса да, барыбер стимул булып тора», — диде.

«2013 елдан Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Мәдәният министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә, 2021 елдан республика территориясендә эшәүче үзмәшгульләргә дә халык сәнгате эшләнмәләре өлксендә иң яхшы проектарын гамәлгә ашыру өчен ел саен 5 миллион сумга грантлар тәкъдим ителә», — диде Ирада Әюпова.

Министр халык кәсепчелеге бүген агач һәм металл эшкәртү, керамика һәм кызык балчыктан җитештерү, киез-итек кәсепчелеге юнәлешләрендә аеруча киң таралган булуын әйтте. Сәнгать кәсепчелеген алга этәрү максатында эчке туризмны үстерү эше актив бара. Республика «Казан арты бизәкләре серләре» туристик маршрутын әзерләгән. Маршрут халык сәнгать кәсепчелеге урыннары аша узар дип көтелә — Арча һәм Биектауда тирене сәнгатьчә эшкәртүне күрсәтү ниятләнә.

«Проект кәсепчелекне популярлаштыру максатын күздә тота. Хәзер Арча районы белән маршрутның нечкәлекләре билгеләнә, маршрутның туроператоры билгеләнә», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100