news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе ялларда Рөстәм Миңнеханов «Гасырлар авазы» шәҗәрә бәйгесе финалын караячак

Гаилә бәйрәме шимбә көнне Камал театрында була.

Киләсе ялларда Рөстәм Миңнеханов «Гасырлар авазы» шәҗәрә бәйгесе финалын караячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесе финалын караячак. Чара 28 ноябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге театрда була. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Ялларда Рөстәм Нургалиевич „Гасырлар авазы“ шәҗәрә бәйрәмен караячак. Ул республикада икенче ел уздырыла һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Асылда, бу гаилә бәйрәме, безнең республиканы шәҗәрә төзүгә һәм гаилә кыйммәтләрен танытуга җәлеп итү», — диде Лилия Галимова.

Бәйге муниципаль, зона һәм республика этапларында узган. Быел зона этабы республиканың муниципаль берәмлекләрендә уздырылган. Анда 37 район һәм шәһәрдән 38 гаилә, шул исәптән Казаннан ике гаилә катнашкан

Зона этабы программасы милли ризыклар күргәзмәсе һәм шәҗәрә бәйгесе бүлекләреннән торган. Финалга алты гаилә чыккан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100