news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрдемәнднең 160 еллыгына багышланган кичә татар зыялыларын җыйды

Әдәби-музыкаль кичә Тинчурин театры залында узды.

Дәрдемәнднең 160 еллыгына багышланган кичә татар зыялыларын җыйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дәрдемәнд иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә татар зыялыларын Тинчурин театры залына җыйды. «Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган кичә шагыйрьнең 160 еллыгы уңаеннан әзерләнгән иде.

Кичәне Татарстан Язучылар берлеге ТР Мәдәният министрлыгы белән бергә оештырган. Сәхнәгә Берлек рәисе Данил Салихов, Татарстан Фәннәр Академиясе вице-призеденты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина һәм халык язучысы Ренат Харис күтәрелде. Сәхнәдән Дәрдемәндкә һәйкәл кирәклеге һәм ул нәшер иткән матбугатны яңадан бастырып чыгару тәкъдимнәре яңгырады.

Данил Салихов Дәрдемәнд иҗатын өйрәнгән язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Ренат Хариска һәм әдәбиятчы галим Лерон Хәмидуллирга рәхмәтләрен җиткерде. «Аяклы энциклопедиябез булган Лирон ага Дәредмәндебезнең иҗатын зурлаган шушы китапны әзерләп өлгертте. Киләчәктә эшегезне галим улыгыз Булат та дәвам итәр», — дип яңа китапны тәкъдим итте ул.

«Дәрдемәнд озак вакытлар билгесезлектә калганнан соң, күренекле сәясәтче, матбагачы, хәйрияче, ХХ йөз башы милли күтәрелешен матди яктан тәэмин итүче буларак әйләнеп кайтты. Аның шәхесенең, эшчәнлегенең шушы яклары шагыйрьнең әдәбиятка керткән гаять зур өлешен каплап та китә алыр иде. Дәрдемәнд үзенең шигырьләре белән формалашып килүче татар әдәбиятының үсеш юлын билгели», — диде үз чыгышында Дания Заһидуллина.

Видео аша Лирон Хәмидуллин һәм Искәндәр Гыйләҗевлар фикере яңгырады. Искәндәр Гыйләҗев алман галиме Михаил Фридерихның Дәрдемәндне дөньякүләм танылырга лаеклы шагыйрь дип санавын әйтте.

Әдәби-музыкаль кичәдә Филүс Каһиров, Зәринә Хәсәншина җырлады. Дәрдемәнд иҗатын һәм аңа багышланган шигырьләрне артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Гүзәл Галиуллина һәм башкалар укыды. Дәрдемәнд иҗатының дәвамчылары буларак, сәхнәгә бүгенге шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Гөлүсә Батталовалар чыкты.



Галерея: Творческий вечер, посвященный писателю Дардманду
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100