news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Туймазы татар дәүләт театрының яңа эше сәхнәгә чыга
Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры коллективы яңа премьера әзерләп бетте
Скопировать ссылку
(Уфа, 26 ноябрь, Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры коллективы яңа премьера әзерләп бетте.
Туймазылылар тагын да Татарстан драматургы әсәренә мөрәҗәгать итте. Бу юлы алар яшь татар драматургы Илгиз Зәйниевның “Люстра” пьесасын сәхнәләштерде. “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус бүләккә лаек булган шушы комедияне яшь режиссер, Фәрит Бикчәнтәевның укучысы Альберт Гаффаров зур канәгатьләнү белән сәхнәгә куйды.
Яңа премьераны артистлар беренче тапкыр тамашачылар хозурына 29 ноябрь көнне чыгара.
Туймазы театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов әлеге әсәрне югары бәяләде.
“Яшь татар драматургы Илгиз Зәйниевның “Люстра” әсәре нигезендә куелган бу премьераның да тамашачыларыбыз тарафыннан җылы кабул ителәчәгенә шикләнмибез. Яшь кенә булса да, Илгиз Зәйниев тирән мәгънәле, уйландыра торган әсәр иҗат иткән. Ә инде әсәрнең сыйфаты ул спектакльнең ярты уңышы дигән сүз”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot