Әлмәт театры «Идел-Урал» легионерлары тарихын Казан тамашачысына күрсәтте

«Кайда минем илем?» әсәренең авторы - «Идел-Урал» легионы вәкиле, Бөгелмә районының Карабаш бистәсе кешесе Гарәф Фәхретдинов. Әсәрнең әдәби редакторы - Марсель Галиев.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры «Идел-Урал» легионына багышланган документаль спектаклен Казан тамашачысына күрсәтте. Тамашачы әдәби спектакльне карап бер тетрәнсә, әсәрнең табылу тарихын тыңлап икенче тетрәнү кичерде.

Әлмәт театры «Идел-Урал» легионы вәкиле, Бөгелмә районының Карабаш бистәсе кешесе Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча куелган «Кайда минем илем?» спектаклен 2020 елның ноябрендә чыгарган. Әсәрнең инсценировка авторы һәм режиссёр — Ильяс Гәрәев. Музыкаль бизәлеш — Юрий Чаплин, Марат Яхъяев.

Спектакльдә театр артистлары Илназ Гыймалетдинов, Алмаз Шаһимәрданов, Динар Хөснетдинов, Фаил Сафиуллин, Рифат Әхмәдиев, Айрат Мифтахов, Эльмир Нургалиев катнаша.

Гарәф Фәхретдинов әсәрендә легионерларның бер өлеше булган культвзвод һәм капелла артистлары тарихы чагыла. Яшь укытучы Гарәф Фәхретдинов (Дим Алиш) биредә әйдәп баручы солистларның берсе була, Җәлил һәм Кормаш иҗат иткән әсәрләрдә төп рольләрне башкара. 

«Мәгълүм ки, капелла артистлары хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаган, вермахтка ант та бирмәгән. Чынлыкта, капелла һәм культвзвод легионерлар арасында яшерен эш алып бару өчен менә дигән „пәрдә“ була», — дип мәгълүмат бирә театр программка аша тамашачысына.

Үзбәкстанда яшәгән Гарәф Фәхретдиновның Казан мөхәррирләренең ваемсызлыгы аркасында югала язган әсәрләрен дөньяга халык язучысы Марсель Галиев кайтарган була. Язучы «Казан утлары» редакциясендә ремонт барганда чыгарып ташларга тиешле кәгазьләр өеменнән папка табып алган. «Ачып карасам — шушы әсәр. Эчендә хаты да бар. „Бу әсәремне Рафаэль Мостафинга җибәргән идем. Җавап килмәде. Соңгы экземплярын журналга юллыйм“, диелгән», — дип әсәр тарихын сөйли язучы.

Марсель Галиев чыгарып ташларга куелган әсәрне алып кайтып эшкәртә дә бастырып чыгара. «Папканы карамаган гаепле кешесен генә таба алмадым», — ди ул.

«Кайбер урыннарын кыскартырга туры килде. Чөнки төрлечә аңлашыла торган урыннар бар. Хәтта Муса Җәлилдән дә гаеп табучылар булды, кайбер язучылар да шул шаукымга ияреп китте. Легендага әверелгән шәхескә кагылырга ярамый, ул халыкның бәгырь баганасы. Яңа легенда тудыр — бездә андый шәхесләр күп, дип андый кешеләрне заманында сүгеп ташладым. Әсәр матур гына чыкты. Рәхмәт сезгә, егетләр!», — диде Марсель Галиев.

«Легионерлар язмышы барыбызга да таныш. Аны әдәби кысага кертү, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп спектакль рәвешенә китерүнең кыенлыгын һәрберебез аңлыйдыр. Татар язмышының аяусыз каршылыклар аша үтергә мәҗбүр булуын егетләребез шуны сеңдерә алды», — дип бәяләде спектакльне әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов.

«Без монда үткән гасырның егерменче-утызынчы елгы мәдәниятен күрдек. Нинди матур татар яшьләре булган, шушы матур буын кырылып бетте. Шушы әсәрләрне саклаган һәм кайтарган кешеләргә рәхмәт әйтергә кирәк. Бу — яшергән тарих. Рәхмәт сезгә!» — диде театрга студентларны алып килгән әдәбият белгече һәм педагог Миләүшә Хабетдинова.