news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: «Риваять» төркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе «Риваять» этнотөркемен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр аеруча яратып кабул итүләрен әйтте.

Данис Шакиров: «Риваять» төркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный
Солтан Исхаков

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Риваять» төркеменең эшчәнлеген югары бәяләде.

«Риваять» этнотөркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный. Татар халык авыз иҗатында туган телебез дә, әдәбиятыбыз да, тарихыбыз да, гореф-гадәтләребез дә, йолаларыбыз да чагыла. Бүгенге көндә халык авыз иҗатын күбесенчә урта һәм өлкән буын үз итә. Аны яшьләргә дә сәнгати югарылыкта җиткерүләре өчен «Риваять» этнотөркеменә рәхмәтемне әйтәм», — диде Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Данис Шакиров «Риваять» этнотөркемен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр аеруча яратып кабул итүләрен әйтте. Төрле мәдәни чараларда нәкъ шушы иҗади коллективка ихтыяҗ зур икән.

Матбугат конференциясендә «Риваять» этнотөркеменең артистларына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100