news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсы тәкъдим ителәчәк

Театр фойесында тамашачылар өчен Нәҗип Җиһанов турында фильм күрсәтеләчәк.

Мәскәүдә Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсы тәкъдим ителәчәк
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). 4 ноябрьдә Н.И.Сац исемендәге балалар музыка театры сәхнәсендә татар музыкасы классикасы Нәҗип Җиһановның "Түләк” операсы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россиянең "Видеть музыку" Дүртенче музыкаль театрлары фестивале кысаларында узачак.

Оркестр уйнавында эпик операны Илгиз Мөхетдинов, Айдар Гыйльметдинов, Илнар Дәүләтшин, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Ситдыйкова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев һәм башкалар башкарачак.

Театр фойесында тамашачылар өчен Нәҗип Җиһанов турында фильм күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot