news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә һәм тарихи драма тәкъдим итәчәкләр

100 ел элек 26 сентябрьдә Тинчурин исемендәге заманча театр бинасында (1920 елда – «Кызыл Армия сарае») ТАССР советларын гамәлгә кую съезды үткәрелә, хакимиятнең даими органнары – ТатҮБК һәм халык комиссарлары советы оештырыла.

Тинчурин театрында ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә һәм тарихи драма тәкъдим итәчәкләр

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Тинчурин театрында ТАССРның 100 еллыгына Татарстан Хөкүмәте грантына ясалган сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачыла. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәкъ менә шул көнне 100 ел элек Тинчурин исемендәге заманча театр бинасында (1920 елда — «Кызыл Армия сарае») ТАССР советларының гамәлгә кую съезды үткәрелә, хакимиятнең даими органнары — ТатҮБК һәм халык комиссарлары советы оештырыла.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге истәлекле датада республика оешмасының авыр чорына бәйле «Өч аршин җир» дип аталган тарихи драманы тәкъдим итәчәк.

Экспозициядә тамашачылар беренче тапкыр Наилә Кумысникованың «Алтын кош», Рөстәм Шәмсутовның «Татар язуы тарихы», Әнвәр Сәйфетдиновның «Әнием», Марина Самакаеваның «Казанда халык күңел ачуы» картиналары, Фәрит Вәлиуллинның «Болгар ислам академиясенә таш салу» әсәре, Григорий Эйдиновның «Энергия туу» эше, шулай ук Древсянниковның «Габдулла Кариев», Рөстәм Габбасовның «Рәссам» скульптура композицияләрен күрәчәк.

Күргәзмә кичке сәгать дүрттә ачыла. Ул 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100