ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә ТАССР оештырылу съезды үткәрелгән көнне һәм шул бинада - хәзерге Тинчурин театры фойесында ачылды.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан рәссамнарга бирелгән грантлар хисабына иҗат ителгән әсәрләр тамашачыга тәкъдим ителде. Күргәзмә Тинчурин театры фойесына урнаштырылган.

Күргәзмәдә Наилә Кумысникованың «Алтын кош» күн мозаикасы, Рөстәм Шәмсутовның «Татар язучы тарихы» триптихы, Фәрит Вәлиуллин, Әнвәр Сәйфетдинов, Григорий Эйдинов, Марина Самакаева картиналары, Рөстәм Габбасовның «Рәссам», Древсянниковның «Габдулла Кариев» скульптур композицияләре урнашкан.

«Бүген безнең бик истәлекле вакыйга — моннан нәкъ 100 ел элек биредә ТАССРның оештырылу съезды үткәрелгән. Бүген шул уңайдан Тинчурин театрында шушы елларны чагылдыра торган әсәр күрсәтелә», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күргәзмәне ачып.

Дамир Натфуллин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗатчыларга грантлар бирелгән булуын искәртеп узды. «Грантлар өч юнәлештә иде һәм суммасы — 5 млн. сум. Грантлар музыкаль, әдәби әсәрләр өчен һәм рәсем сәнгатенә бирелде», — диде ул.

«Совет елларында иҗатчыларга дәүләт заказы бирелә, хәзер бу система китте. Безнең грант бирүебез — ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ясалган әсәрләр тарихта калсын иде. Бу төп максатларыбызның берсе иде. Грантка иҗат ителгән әсәрләр театрларга, редакцияләргә тәкъдим ителәчәк», — дип дәвам итте министр урынбасары.

«Мин дәүләт заказы булган заманнар турында өлкән иҗатчылардан гына ишетеп белә идем. Узган ел шундый әйбер барлыгын ишеткәч, үзем дә катнаштым. Мин безнең авторларга бу яңа иҗатка этәргеч булыр дип уйлыйм», — диде композитор Эльмир Низамов.

Ул бу грантлар хисабына иҗат ителгән әсәрләрдән озак еллар халкыбызга хезмәт итәр дигән теләк белдерде. «Мин музыкаль әсәрләр турында әйтәм — кайберләре бер уйналыр да онытылыр, ә кайберләре тарихка кереп калса һәм сәнгатебезне бизәсә — бу җиңү», — диде ул.

Рәссам Фәрит Вәлиуллин мондый бәйгеләрнең кирәклеген, алар ярдәмендә республика тарихын яктырткан сәнгать әсәрләре иҗат итү мөмкинлеген ассызыклады. Язучы һәм «Мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бу грантлар бәйгесенең киләчәге буласына өмет белдерде.

ТАССРны гамәлгә куелган съезд булган тарихи көн уңаеннан Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» спектакле тәкъдим ителде. ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән театр фойесында әлеге тарихи көнгә бәйле документлар күргәзмәсе дә урнаштырылган.