news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Юлаев турында фильмны интернетта бушка карарга мөмкин

26 сентябрьдә Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә багышланган чаралар уза.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә багышланган чаралар уза. Шушы уңайдан искә алу көнендә «Салават юллары» фильмының интернет-премьерасы тәкъдим ителә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

220 ел элек бу көнне башкорт милли герое Рогервик крепостендә (Эстония) вафат булган. 46 ел гомеренең ахыргы 26 елын ул тоткынлыкта үткәргән.

«Салават юллары» фильмның премьерасы ике ел элек шушы ук көнне чыккан. «Салават юллары» документаль фильмын Интернет челтәрдә карарга мөмкин булачак. Интернет-премьера 26 сентябрьдә 20 сәгатьтә YouTube да узачак. Фильмга сылтама 2020 елның 3 октябренә кадәр гамәлдә булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100